Универсиада Илчесе Таһир Хәйбулаев: “Казандагы вәзгыять – Олимпиада дәрәҗәсендә”

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Дзюдо ярышлары буенча өченче көнне тәмамлауга багышланган матбугат җыелышында Олимпия чемпионы, Универсиада Илчесе Таһир Хәйбулаев үз кичерешләре белән уртаклашты.

“Мондагы вәзгыять Олимпиада вакытындагы кебек. Лондонда булдым, чагыштырырлыгым бар, - дип сөйләде дзюдочы егет. – Ачылыш тантанасы бөтен Универсиада ачылышлары арасында иң яхшысы иде. Сәхнә артында кулыма факел тотып торганда бераз борчылдым, ләкин сәхнәгә чыккач ул хис шатлык һәм горурлыкка алышынды”.

Хәйбулаев Универсиадада дзюдо буенча ярышларда катнашучы спортчыларның дәрәҗәсен югары бәяләде. “Бу юлы ике тапкыр дөнья чемпионы булган ике спортчы катнаша. Гомумән, вәкилләр югары дәрәҗәле. Азия һәрвакыт танылган спортчыларын чыгара, Россия дә иң яхшы дзюдочыларын тәкъдим итә”, - дип билгеләде ул.

Универсиадада 66 кг кадәрге авырлыкта чемпион калган Япониядән килгән Томофуми Такаджо җиңүеннән канәгать калуы турында әйтте. “Көндәшләр көчле иде, шуңа күрә мин бүген чын-чынлап үзем белән горурлана алам, - диде Такаджо.

Милли ризыкларны татып карадыгызмы һәм Универсиаданың оештырылуын ничек бәялисез, дигән сорауга ул: “Әлегә мин катгый диетада, ләкин мөмкинлегем булгач та, биредәге милли ризыкларны татып карарга телим, чөнки аның бик тәмле булуы турында күп ишеттем. Миңа чит илләрдән килүчеләр белән аралашуның оештырылуы ошый. Тагын әле без төрле илләрдән түштамгалар җыярга тырышабыз, бу үзенә күрә бер ярыш”, - дип җавап бирде.

Бразилия спортчысы Кэтлейн Куадрос 57 кг категориясендә җиңү яулады, ул исә бу җиңүен 2008 ел Олимпиадасында алган медале белән чагыштыра. “Бу минем өчен әһәмиятле җиңү, - ди Куадрос. – Ләкин иң истәлеклесе – Пекинда үткән Олимпиадада алган бронза медале”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International