9 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында билбау көрәше буенча ярышлар бара.
© «РИА Новости»
Россия вәкилләре Казан Универсиадасындагы классик стильдәге билбау көрәше ярышларында абсолют категориядә бөтен пьедесталны яулап алдылар. Финал бәйгедә Сергей Павлик Илнур Мортазинны җиңде. Моңарчы исә Мортазин 90 кг га кадәр үлчәмдә, ә Павлик 100 кг нан авыррак үлчәмдә алтын медаль алган иде инде. Ренат Әхмәтшин һәм Илнар Галиев бронза медальгә лаек булдылар, дип хәбәр итә “Р-Спорт”