Яр Чаллыда шәһәрнең мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленә йомгак ясалды.
Фестивальдә шәһәрнең мәгариф учреждениеләреннән 340 тан артык укучы катнашты.
Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар Яр Чаллы шәһәре командасы составында Республика ГТО Фестиваленә барачаклар.