Универсиадага билетлар хәзер электрон хөкүмәт инфоматларында да бар

2013 елның 13 июле, шимбә

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарының 7нче көне бара. Ә спорт ярышлары белән кызыксыну артканнан-арта гына. Ярышларга билетларны хәзер Татарстан Республикасы электрон хөкүмәт инфоматларында да алырга мөмкин.

Алдагы көннәрдә җанатарларны йөзү, пляж волейболы, өстәл теннисы һәм башка спорт төрләре буенча финал ярышлары көтә. Шәһәр халкы һәм килгән кунакларның, әлбәттә инде, ярышларны күрәсе, шундый зур спорт бәйрәмендә катнашасы килә.

Билетлар алу барышын җайлырак итү максатыннан, аларны сату “географиясе” киңәйтелде. 12 июльдән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннары ярышларын күрергә теләгән һәр кеше билетларны электрон хөкүмәт инфоматларында алырга мөмкин. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

«Родина» мәдәни-күңел ачу үзәге (Бауман ур., 44 / М. Җәлил ур., 8), «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексы (Ершов ур., 1), «Бәхетле» сәүдә үзәге (Залесная ур., 66), «Бәхетле» супермаркеты (Ленинградская ур., 27; Мамадыш тр., 46; Тынычлык ур. (Дәрвишләр бистәсе), 29а; Ямашев пр., 71а), «Азино» сәүдә комплексы (Минская ур, 9), ЦУМ сәүдә үзәге (Московская ур., 2), «Бәхетле» сәүдә үзәге (Оренбург тр., 22а; Павлюхин ур., 57), "МЕГА" сәүдә үзәге (Җиңү пр., 141), "Парк Хаус" сәүдә үзәге (Ямашев пр., 46 / 33), "Тандем" сәүдә үзәге (Ибраһимов пр., 56), "XL" сәүдә үзәге (Ямашев пр., 97), «Казан» Милли-мәдәни үзәге (Пушкин ур., 86), «Сити Центр» сәүдә үзәге (Х. Мәүлетов ур., 45), «Ривьера» күңел ачу комплексы (Әмирхан пр., 1б).

Инфоматлар Казанда шулай ук кунакханә комплексларында да урнаштырылган: «Отель Ривьера» кунакханә комплексы (Әмирхан пр., 1а), «Кортъярд Марриотт Казань Кремль» бизнес-отеле (К. Маркс ур., 6), «PARK INN» отеле (Лесгафт ур., 9-11), «Мираж» кунакханәсе (Московская ур., 5а), «Гранд Отель Казань» кунакханәсе (Петербургская ур, 1), «Сулейман Палас» кунакханә комплексы (Петербургская ур.,  55), «Шаляпин Палас Отель» кунакханәсе (Университетская ур., 7).

Билетларны шулай ук ярыш алдыннан спорт объектының үзендә дә алырга мөмкин: «Казан» ат спорты комплексы (А. Камалиев ур.), Центр волейбола «Санкт-Петербург» волейбол үзәге (Булатов ур., 1), «Ак Бүре» спорт комплексының спорт-тренировка ябык бозлыгы (Ваһапов ур., 17), «Бустан» спорт комплексы (В. Кулагин ур., 8в), «Биек тау» универсаль спорт комплексы (Биектау р-ны, Биектау п., Центральная ур., 11а), «Тулпар» спорт комплексы (Гәрәев ур., 80), «Олимпиец» спорт комплексы (Горький юлы, 160), Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (Җ. Фәйзи ур., 2а), «Рубин» стадионы (кынчыгыш трибуна, Копылов ур., 2а), «Зилант» универсаль спорт комплексы (Мәүлетов ур., 17в), Спорт сарае (Московская ур., 1), «Трудовые резервы» стадионы (Н. Ершов ул., 7), Эчке эшләр министрлыгы спорт базасының ату тиры (Ново-Давлекеевская ур., 2а), Чирәмдәге хоккей үзәге (Оренбург тр., 5), Теннис академиясе (Оренбург тр., 101), «Ак барс» көрәш сарае (Ф. Әмирхан пр., 1г), Су спорты сарае (С. Хәким ур., 62), «Ракета» стадионы (Стадионная ур., 1), Гимнастика үзәге (Сыртланова ур., 6), «Тулпар» стадионы (м-н Ферма-2, 84), Ишкәкле спорт төрләре үзәге (Һ. Такташ ур., 122), «Казан Арена» стадионы (Чистопольская ур.), «Татнефть-Арена» Боз спорты сарае (Чистопольская ур., 42), «Олимп» стадионы (Чистопольская ур., 65), «Олимп» ябык бассейны (Чистопольская ур, 67).

«ХороShow» Универсиада сувенирлары үзәкләрендә шулай ук билетларны инфоматлар аша алырга була: Лукин ур., 11в; Вишневский ур., 4а; Тынычлык ур.,  33б; Островский ур., 47, Р. Зорге ур., 39в; Ямашев пр., 97а.

Электрон хөкүмәт инфоматлары урнашкан тагын берничә адрес: Казан автовокзалы (Девятаев ур., 15), Универсиада Авылы, Шәһәр Мэриясы (Кремлевская ур., 1), «Казан» тантаналар үзәге (Казансу елгасы буе), Униформа бирү үзәге (Оренбург тр., 8), «Южный» автовокзалы (Оренбургский проезд, 207), Медицина үзәге (Оренбург тр., 95), «Казан» аэропорты, «УИП - НЕФТЕХИМ» ҖЧҖ, ИТ-парк (Петербургская ур., 52), Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы (Петербургская ур., 12), Татарстан Республикасы Министрлар кабинет (Ирек мәйданы, 1), Халыкара Медиа-үзәк (Чистопольская ур., «Казан Арена» стадионы территориясе).

Барлык Электрон хөкүмәт инфоматлары да банк картасын кабул итә. Акча түләп билет алу өчен түбәндәге адреслар буйлап мөрәҗәгать итәргә була: «Бәхетле» сәүдә үзәге (Залесная ур., 66), «Бәхетле» супермаркеты (Мамадыш тр., 46), «Азино» сәүдә комплексы (Минская ур, 9), «Бәхетле» супермаркеты (Тынычлык ур. (Дәрвишләр бистәсе), 29а), "МЕГА" сәүдә үзәге (Җиңү пр., 141), Парк Хаус" сәүдә үзәге (Ямашев пр., 46 / 33), "Тандем" сәүдә үзәге (Ибраһимов пр., 56), «Бәхетле» супермаркеты (Ямашев пр., 71а), "XL" сәүдә үзәге (Ямашев пр., 97), «Сити Центр» сәүдә үзәге (Х. Мәүлетов ур., 45), «Казан» тантаналар үзәге (Казансу елгасы буе), «Южный» автовокзалы (Оренбургский проезд, 207).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International