XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында спорт атуы ярышлары башланды.
Россия командасы пневматик винтовкадан атып алтын медальгә лаек булды. Россияле Дарья Вдовина, Полина Хорошева һәм Анна Жукова 1245,4 балл җыйды. Көмеш медальгә Монголия (1240,3), ә бронзага - Кытай спортчылары лаек булды(1240,0)