Татарстан Республикасы җыелма командасы - бадминтон буенча Россия команда чемпионаты җиңүчесе

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген, 7 октябрьдә, Раменскийда (Мәскәү өлкәсе) Бадминтон буенча Россия команда чемпионаты тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасы финал матчында Мәскәү өлкәсе командасын 3:2 исәбе белән җиңеп, ярышларда җиңүче булды.

Хәлиткеч матчта безнең командага Сергей Сирант – ялгыз разрядта, Евгения Косецкая хатын – кызлар арасында ялгыз разрядта, Евгения Косецкая һәм Анастасия Редькина хатын – кызлар арасында парлы разрядта җиңү яулады.

Финалга бару юлында Татарстан Республикасы вәкилләре Калуга, Новосибирск өлкәләре һәм Мәскәү командаларын җиңделәр.

Иртәгә илнең шәхси чемпионаты старт ала, ул 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International