«Биектау» спорт комплексында хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать тармаклары командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

8 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр «Спартак-Татарстан» җәмгыятенең 85 еллыгына багышланган хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать тармаклары командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды. Ярышлар «Биектау» спорт комплексында, Биектау бистәсендә узды.

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы-сәнәгатьнең химия тармаклары хезмәткәрләре профсоюзы командасы («Казаноргсинтез» ГАҖ). Икенче урынга агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы командасы («Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ) лаек булды. Өченче урынны авиация сәнәгате эшчеләре профсоюзы командасы алды (ПРОФАВИА).

Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүче командаларга тантаналы шартларда Кубоклар, Дипломнар, медальләр, вымпеллар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International