Бүген, 15 октябрьдә, «Ак Барс» көрәш сараенда «Ак Барс» Кубогына сумо буенча Бөтенроссия ярышларына старт бирелде. Ярышларда бөтен Россиядән 200дән артык спортчы катнашачак.
Тантаналы өлештә сумо Федерациясенең беренче Вице-президенты РоссииГеннадий Калеткин, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Сергей Гудин, Россия сумо Федерациясе Генераль секретаре Татьяна Папоян, ТР сумо федерациясе президенты Фәрит Шәйхетдинов һәм баш судья, югары категорияле судья Михаил Аршинов катнашты.
«Бу искиткеч сумо турнирын оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Без барыбыз да әлеге турнирның, беренче турнирның, киләсе елда күбрәк спортчылар катнашачак шундый ук ярышларны уздыруга әзерлекнең башы булачагына ышанабыз! Ә ахырда иң көчлесе җиңсен дип әйтәсе килә!», - диде Геннадий Калеткин.
Медальләр ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында уйнатылачак. Сумочылар көрәше сумо – «Мори дохе» көрәше өчен махсус корылган помоста узачак.
Ярышлар расписаниесе:
15 октябрьдә:
14:00-16:00 - Барлык авырлык категорияләренең финал очрашулары;
16:00-18:00 - Абсолют авырлык категориясендә көрәш ир-атлар, хатын-кызлар;
18:00-19:00 - Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
16 октябрьдә:
11:00-13:00 - Ярышлар башлана;
14:00-15:00 - Егетләр, кызлар абсолют авырлык категорияләрендә көрәш;
15:30-16:30 - Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Ярышларга керү ирекле.