Россия җыелма командасы волейболчылары Универсиаданың алтын медальләрен яуладылар, бу алтын команда өчен 150 нче. Финалда Сергей Шляпников командасы Польша җыелма командасын 3-0 исәбе белән (25:22, 25:19, 25:19) отты. Волейболчылар өчен бу җиңү – Универсиадаларда өч тапкыр рәттән җиңү. Алар Белградта 2009 елда, Шэньчженьдә 2011 елда алтын медаль яулаган иделәр.
Бронза медальләр Япония командасына китте, алар Украина командасын 3-0 исәбе белән оттылар. Россия һәм “Белогорье” җыелмасы уенчысы Максим Жигалов турнирның иң яхшы волейболчысы исеменә лаек булды.
Ярышларның хатын-кыз спортчылары арасында да җиңүчеләре билгеле булды. Алтын медальне финал бәйгесендә Бразилия командасын 3-2 исәбе белән (25:27, 25:21, 25:21, 16:25, 15:10) бирелергә мәҗбүр иткән Россия җыелма командасы яулады. Бу җиңү команда өчен Россия/СССР Универсиадалары тарихында сигезенчесе. Соңгы тапкыр волейболчылар 1997 елгы студент Уеннарында америкалыларны отып җиңү яулаган иде.
Турнирның өченче урынында Таиланд командасы. Алар көндәшләре Польша командасыннан 3-1 исәбе белән өстен чыктылар.