22 октябрьдә Тольяттида «Җиңелмәс держава» хәрби сәнгать Спартакиадасы кысаларында ММА буенча турнир узды.
«16-17 яшь» категориясендә Татарстан Республикасы сугышчылары үз авырлык категорияләрендә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр:
1 урын - Никита Платцев («Дивизион» көрәш профессиональ клубы);
1 урын - Антон Гуленцов (Ленар Сөләйманов академиясе «Sufight Academy»).
«18+» яшьтә призлы урыннар алдылар:
2 урын - Булат Шәйхетдинов (б/к «Дивизион»);
3 урын - Рузинбой Солтанмуродов (б/к «Дивизион», «Sufight Academy»).
Балалар категориясендә Чаллы спортчылары аерылып торды:
1 урын - Тарас Егоров («Алтын Урда» клубы);
1 урын - Егор Русанов («Алтын Урда» клубы);
2 урын - Кәрим Әһлиуллин («Алтын Урда» клубы);
3 урын - Кирилл Русанов («Алтын Урда» клубы);
3 урын - Бениамин Садыйков («Алтын Урда» клубы).