Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында республиканың баскетбол федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция нәтиҗәләре буенча Федерациянең яңа президенты итеп бертавыштан Богдан Богачев сайланды.
Конференция эшендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, УНИКС БК президенты Евгений Богачев, шулай ук спорт тармагы вәкилләре катнашты.
«Спорт төрен үстерү - безнең уртак эшебез, команда белән эшләү. Богдан Евгеньевич УНИКС баскетбол клубы үсешенә зур өлеш кертте, клубның популярлашуы, тамашачылар килүе өчен үз идеяләрен китерде, һәм ул төбәктә баскетболны спортның популяр төрләренең берсе итәр һәм якын киләчәктә Татарстанның яңа укучыларын күрербез дип ышанам», - диде Хәлил Хәмитович.