Мәскәүдә ВМХ-фристайл-парк Россия чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча татарстанлы Ирек Ризаев 92,00 балл җыеп, беренче урынны яулады. Икенче урында-Никита Фоминов (Санкт-Петербург) - 91,16, өченчедә - Арсений Любишкин (Краснодар крае) - 90,75.