Бүген, 10 ноябрьдә, ведомствода Татарстан Республикасында бодибилдингны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, бодибилдинг буенча 11 тапкыр дөнья чемпионы Наталья Быстрова, Дөнья чемпионы Александр Хайкин һәм «фитмодель» категориясендә Россия чемпионы һәм Азия чемпионы Эльвира Ибраһимова катнашты.
Сезне монда күрүемә бик шат! Мин бодибилдингның республикада елдан-ел үсә һәм үсә баруын күрәм һәм бик шатланам! Россиядә генә түгел, дөньяда да беренче урыннарны биләүче яңа чемпионнар барлыкка килү сөендерә!,- диде Хәлил Шәйхетдинов.
Киңәшмә барышында 2022 елга йомгак ясау һәм киләсе елга үсеш темалары тикшерелде.