«Динамо-Ак Барс» ның 5 хоккейчысы индорхоккей буенча халыкара турнирда җиңде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Беларусь Республикасында индорхоккей буенча «Вечерний Минск»халыкара турниры тәмамланды. Ярышлар 18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр узды.

Россия җыелма командасы составында пьедесталның икенче баскычына «Динамо-Ак Барс» чирәмдәге хоккей буенча Казан командасы уенчылары: капкачы Иван Ожерельев, сакчы Семен Матковский, һөҗүмчеләр Павел Голубев, Илфат Җамалетдинов һәм Алексей Соболевский күтәрелде.

Турнирда Казан клубы уенчылары барлыгы 5 уен үткәрде, 4 җиңү яулады һәм бер матч тигез исәпкә уйнады.

Турнирның алтын составы: Иван Мужерельев, Игорь Шабалин, Алексей Соболевский, Павел Голубев, Георгий Арусия, Артур Надыршин, Артем Надыршин, Павел Юринов, Александр Агафонцев, Илфат Җамалетдинов, Ярослав Логинов, Семен Матковский.

"Минск» хоккейчылары көмеш медаль яулады, бронза – безнең беренче илкүләм җыелма командада.

Турнир нәтиҗәләре буенча Иван Мужерельев ярышларның иң яхшы капкачысы дип танылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ирләр турниры белән беррәттән, «Вечернего Минск» призларына хатын-кызлар командалары да уйнады. Россиялеләр көмеш призерлар булды, ә халыкара турнирда җиңүне «ритм» хоккей клубы спортчылары бәйрәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International