Казан Уникс уенчысы Энтони Браун «дуслык уеннары» ның II этабында мактаулы кунак булды.
Имгәнү сәбәпле, ул үз командасына ВТБ Бердәм лигасы чемпионатында ярдәм итә алмый, тик бушаган вакытта Америка баскетболчысы Су спорт төрләре сараена күз салды.
«Дуслык уеннарында булу бик кызык. Казанда баскетболны санамыйча, спорт чараларында булмадым әле. Бик искиткеч тәҗрибә. Спортчыларның чыгышын бик теләп карыйм.
Су спорт төрләре буенча ярышларда мин еш булмый. Бәлки, берничә тапкыр көллияттә йөзү турнирларында булгандыр. Шәхсән үзем Начар йөзәм, ләкин миңа көрәш булган ярышлар ошый. Йөзүчеләрдән мин Майкл Фелпс һәм Кэти Ледеки турында ишеттем», - диде Энтони Браун.
Дуслык уеннарының II этабында йөзү буенча халыкара ярышлар 20-25 ноябрьдә уза.