Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында булды

2022 елның 3 декабре, шимбә

Ул спорт учреждениесе эше белән танышты, «Арена Swim»балалар-яшүсмерләр бассейнына килүчеләр белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук стадионның Көнчыгыш трибунасында урнашкан  КидСпейс киңлеген карады. Аңлатмаларны ТР Спорт министры Владимир Леонов,  Ак Барс Арена» АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов бирде. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнехановка «спорт музее»проектын тәкъдир иттеләр. Стадион эшләгән чорда мондый музейның концепциясе аның урнашу урыны һәм форматы буенча берничә тапкыр эшләнде. Хәзер «КидСпейс»балалар пространствосы янында көнчыгыш трибунада урын сайланган. Музейга балалар да, стадионга килүчеләрнең дә, җанатарларның да ихтыяҗ булыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионының ачык шугалагында булды, бозда хоккей уйнаучы балалар белән аралашты. Радик Миннәхмәтов ачык шугалакка килүчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре, буфет, фотозона җиһазландырылган дип сөйләде. Ул искәрткәнчә, бүген, 3 декабрьдә, шугалакта кышкы сезон ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International