Самарада ГТО уеннары III Бөтенроссия чемпионнары фестивале төгәлләнде. Бүген кич «МТЛ Арена» универсаль комплексында ярышларга йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы командасы спортчысы Алина Лошадкина индивидуаль узышта җиңүче булды. Ул 3 этапта күнегүләр комплексын беренче булып узды һәм 377 очко белән гомуми зачетта җиңде. Җиңү өчен көрәштә Казан кызы Ярославль (2 урын) һәм Волгоград (3 урын) көндәшләрен узып китте.
Приз буларак, спортчы акчалата бүләк алачак.
Фестиваль «Демография» милли проектының «Спорт-тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында уза.