Владимир Леонов: «үзебез өчен без милли спорт төрләрен пропагандалау бурычын куябыз»

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

ТР Спорт министрлыгының 2023 елга планнары белән ведомство башлыгы Владимир Леонов уртаклашты.

Бу ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Үзебез өчен без милли спорт төрләрен пропагандалау бурычын куябыз. Без бу юнәлештә яхшы хәрәкәт итәбез, бездә халыкара федерация эшли. Әмма без чаралар санын арттырырга телибез, - дип хәбәр итте министр.

Ул искәрткәнчә, быел Казанда җәйге Универсиада үткәрелгәнгә ун ел тула. Ул Татарстанда спортның бөтен тармагын үстерүгә зур этәргеч бирде, шулай ук спорт объектлары рәвешендә бай материаль мирас калдырды. Леонов Олег Матыцинга юбилейны бәйрәм итү федераль дәрәҗәдә дә оештырылырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International