Алексей Песошин: Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнары заманча спорт объектлары белән тәэмин ителгән

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары заманча спорт корылмалары белән тәэмин ителгән. 2022 елда гына да финанслауның гомуми күләме 4 млрд 230 млн сум булган 197 объект файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта булган объектларның норматив техник тузу проблемасы бар. Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың спорт министрлыгы җитәкчелегенә объектларның милекчеләре һәм баланс тотучылары белән берлектә инженер системаларына хезмәт күрсәтү буенча вакытында килешүләр төзү эшен башкарырга кушты.

«2023 елда без спорт инфраструктурасын, шул исәптән ДШП механизмнарын кулланып, үстерү эшен дәвам итәчәкбез», - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Ул барлык спорт объектларының да гражданнар файдасына нәтиҗәле эшләргә тиешлеген искәртте. Моның өчен һәр объектта яхшы әзерләнгән кадрлар булырга тиеш. Бүген Спортчылар, балалар, яшьләр белән меңләгән белгечләр эшли. Кадрлар әзерләү эшен дәвам итәргә һәм аларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк, - диде Алексей Песошин.

Халыкның барлык категорияләре өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру - төп бурычларның берсе, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры. Халыкны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә Милләтләр кроссы, Россия чаңгы юллары, Яшел Фитнес, Тимермен, ГТО кебек массакүләм чаралар уздыру ярдәм итә. Корпоратив, студентлар һәм мәктәп спортын үстерү дә мөһим. Әлеге юнәлешләрдә эшне көчәйтүегезне сорыйм, - дип өстәде Алексей Песошин.

Аннары ТР Премьер-министры Татарстанның кайбер дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International