Грозный шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогы дәвам итә. Турнирның беренче көннәрендә Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары җиңү яулады.
7 февральдә 45кг авырлык категориясендә 1 урынны Регина Шәйдуллина алды. Спортчы кыз ике төр ярыш (рыгым+этәргеч) суммасында 157 кг нәтиҗә күрсәтте һәм этәрүдә Россия рекордын куйды – 92 кг.
9 февральдә Зөлфәт Гәрәев җыелма командага көмеш медаль алып килде. 73 кг авырлык категориясендә ике төр ярышны берләштергән авыр атлет 315 кг (рыгылыш 148 кг; этәргеч 167 кг) җыя.
Бүген 81 кг авырлык категориясендә алтын медальне Дарья Әхмәрова яулады. Татарстан спортчысы 252 кг нәтиҗә күрсәтеп, иң яхшысы булды һәм 140 кг һәм 142 кг этәрүдә һәм 252 кг ике төр ярышта 3 Россия рекорды куйды.