ГТО региональ операторы «Әти әзер – Папа может» республика онлайн акциясенә йомгак ясады

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

ГТО региональ операторы Ватанны саклаучылар көненә багышланган республика онлайн акциясенә йомгак ясады.

13-22 февраль көннәрендә бөтен Татарстан буенча аталар һәм балалар видеода ГТО – тарту комплексы һәм вис күнегүләрен башкардылар. Һәр муниципаль берәмлектән иң яхшы эшләр конкурсның финал этабында катнашты.

Республика этабына 21 видеоролик чыкты. Нигезләмә буенча җиңүчеләр өчесен сайлады:

- Бөгелмә районы (очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайланган);

- Саба районы (катнашучылар иң күп тартуны башкардылар-27);

- Баулы районы (ролик Вконтакте социаль челтәрендә иң күп лайк җыйды – 513).

Җиңүчеләр командаларга ГТО региональ операторыннан дипломнар һәм сувенир продукция тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International