3 мартта «Хезмәт резервлары» стадионында туплы хоккей буенча Казан клубы Россия чемпионатының ¼ финалы матчын уздырачак. Динамолыларның көндәше Хабаровскидан «СКА-Нефтняик» командасы булачак.
Командалар сериясе ике җиңүгә кадәр дәвам итәчәк. Командалар үзара 3, 6 һәм 7 мартта уйнаячак (кирәк булса). Җиңү очрагында «Ак Барс-Динамо» уенчылары ярымфиналда «Динамо» (Мәскәү) – «Ениисей» (Красноярск) парының җиңүчесе белән очрашачак.
Казан клубы шәһәр халкын һәм кунакларын стадион трибуналарында команданы хупларга чакыра. Матч 19: 00 сәгатьтә башлана.