Бүген, 2 мартта, Идел буе спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов, Татарстан Республикасы вице-президенты, «Зенит-Казан» ВК директоры Олег Брызгалов һәм башкалар катнашты.
Утырышның көн тәртибе:
Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең 2022 елгы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары
Буа муниципаль районында спорт һәм волейбол үсеше турында
Талантлар Университеты-Татарстанның перспективалы волейболчылары белән эшләү
«2022 елга кадәр Татарстан Республикасында волейбол үсеше концепциясе» пунктларын үтәүнең барышы турында. «2027 елга кадәр Татарстан Республикасында волейбол үсеше концепциясе» проекты.
ТР Волейбол федерациясе президиумы составындагы үзгәреш
Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе һәм «Татарстан Республикасы Уңыш» ФСО арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу.
Моннан тыш, чара барышында тренерлар, судьялар һәм спорт ветераннары күпьеллык хезмәтләре өчен бүләкләнде.