Бөгелмә районы Яшьләр сараенда ГТО комплексын иң актив гамәлгә керткән районның мәктәпкәчә учреждениеләрен бүләкләү тантанасы узды. Оешма җитәкчеләренә Бөгелмә районы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук очрашу кысаларында Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова мәктәпкәчә учреждениеләр вәкилләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул мәгариф учреждениеләре вәкилләренә комплексны үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Районда ГТО комплексының торышы турында аерым доклад белән тест үткәрү үзәге җитәкчесе Гүзәл Сөняева чыгыш ясады. Үз чыгышында ул узган елга йомгак ясады, быелгы планнар, шулай ук 1 апрельдән хәрәкәттә булачак төп үзгәрешләр турында сөйләде.
Очрашу ахырында Бөгелмә районы Башкарма комитетының спорт секторы мөдире Әскәр Сафин районда балалар спортының үсеше һәм перспективалары турында сөйләде, шулай ук гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.