Яшь теннисчылар өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә призлы урыннар яуладылар

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

27 февральдән 5 мартка кадәр Чабаксарда 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.


Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:

- Команда ярышларында 2 урынны Васиков Евгений, Полевой Илья, Шишканов Богдан, Җиһангәрәев Әмир, Гибатов Морат составындагы егетләр арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы яулады;


- Команда ярышларында 2 урынны Дарья, Копылова Полина, Мухлина Мария, Дыкина Анна, Кириллова Виктория составындагы кызлар арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы яулады;


- Хатын-кызлар арасында парлы разрядта 3 урынны Копылова Полина һәм Котова Дарья яулады;


- Ялгыз разрядта 3 нче урынны Котова Дарья алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International