Турнир Пензада 3-6 мартта узды һәм Россиянең 25 төбәгеннән 1000 гә якын спортчы кабул итте. Республика данын ярышларда 20дән артык атлет яклады.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары 3 алтын, 8 көмеш һәм 6 бронза медаль яуладылар. Республика җыелма командасының команда ярышларында 12-13 һәм 14-15 ел категориясендә 2 алтын, 8-9 ел категориясендә көмеш, 10-11 ел категориясендә бронза медальләр яулый алдылар.