Казан һәм Актаныш районнары командалары ГТО кышкы фестивале җиңүчеләре булдылар

2023 елның 7 марты, сишәмбе

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының төбәк операторы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында ГТО кышкы фестиваленә йомгак ясады.

Фестиваль 3 этапта – муниципаль, зона һәм республика этапларында узды. Финал стадиясенә зона этабында 1 урынны алган командалар үтә. Финалга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Зәй, Яшел Үзән, Чүпрәле, Мамадыш, Питрәч һәм Саба районнары чыкты.

Финал ярышлары читтән торып узды, 2 этапның рәсми протоколлары нәтиҗәләре буенча. Җиңүчеләр булдылар:

Шәһәрләр арасында

1 урын – Казан;

2 урын – Әлмәт;

3 урын – Түбән Кама.

Муниципаль районнар арасында

1 урын – Актаныш районы;

2 урын – Чүпрәле районы;

3 урын – Саба районы.

Җиңүчеләрне брендлы экипировка, кубоклар, медальләр һәм ГТО дипломнары белән бүләклиләр. Тулырак нәтиҗәләрне Татарстан Республикасы буенча «ГТО» ВФСК сайтында карарга мөмкин https://gto116.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International