Казанда Хатын-кызлар арасында хәрби самбо буенча I Бөтенроссия ярышлары узачак

2023 елның 7 марты, сишәмбе

10-11 мартта Казанда беренче тапкыр хатын-кызлар арасында хәрби самбо буенча турнир узачак. Ярышларда Казан, Дондагы Ростов, Таганрог, Серпухов, Кострома, Рязань, Рыбинск һәм Екатеринбург спортчылары катнашачак. Алар арасында шулай ук дөнья һәм Европа чемпионнары да бар.

Ярышларны оештыручылар: Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Бөтенроссия самбо федерациясе, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Самбо федерациясе, «Ак Барс Арт» иҗат берләшмәсе. Турнир ZА САМБО федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International