Татарстан гимнастлары спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында «бронза» яуладылар

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Гимнастика үзәгендә Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатының беренче медальләре уйнатылды. Бүген турнирда ир-атлар арасында команда күпбәйгесе медальләре уйнатылды.

Бронза медальләрне Татарстан Республикасы копилкасына гимнастлар Дэниел Маринов, Станислав Исаев, Даниэль Шаров, Ранель Сафиуллин һәм Вячеслав Зюлин китерделәр. Җыелма команда 238,060 балл җыйган.

Дисциплинада Мәскәү җыелма командасы (Денис Аблязин, Никита Нагорный, Евгений Кисель, Иван Завричко һәм Артур Далалоян) җиңүче булды, Владимир өлкәсе командасы (Кирилл Прокопьев, Алексей Ростов, Вячеслав Новокшонов, Алексей Усачев һәм Илья Кибартас) көмеш медальләр яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International