Казанда фитнес-аэробика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

11-12 март көннәрендә Казанда «КАИ Олимп» комплексында (Чистай урамы, 67) Фитнес-аэробика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак.

Ярышлар Россия чемпионаты алдыннан контроль старт булып тора. Үзләренең осталыкларын Самара, Түбән Новгород, Пенза, Ырымбур өлкәләреннән һәм Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Чувашия һәм Удмуртия Республикаларыннан 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге 800дән артык спортчы күрсәтәчәк. Татарстаннан ярышларда катнашу өчен 24 команда заявка биргән. Аларны 34 судья, шул исәптән Россия фитнес-аэробика Федерациясенең баш тренеры Галина Замыцкова бәяләячәк.

Ярышларны ачу тантанасында Россия фитнес-аэробика федерациясе президенты Татьяна Полухина катнашачак. Шулай ук ярышлар кысаларында киң күңел ачу һәм укыту программалары планлаштырылган. Бию номерлары белән Казан шәһәренең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Спорт судьялары һәм тренерлары өчен оештыручылар фитнес-аэробиканың яңа дисциплиналары буенча степ-дуэт, степ-трио, степ-квадро, FISAF версиясенең спорт аэробикасы буенча, шулай ук хип-хоп дисциплиналары буенча воркшоплар үткәрәчәк. Воркшоплар барышында катнашучылар әлеге дисциплиналарда спорт программаларын куюның үзенчәлеген, төп нигезләрен һәм тенденцияләрен тикшерәчәкләр.

Ярышлар расписаниесе:

11 март: 14.30-15.20 сәгатьләрдә

12 март: 14.30-15.20 сәгатьләрдә

Элек республика башкаласы төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге фитнес-аэробика буенча ярышларны кабул иткән иде инде. Әлеге турнирны оештыручылар-РФ спорт министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, Россия Фитнес-аэробика федерациясе, ТР фитнес-аэробика федерациясе. Чара Россия Федерациясе Президент грантлары Фонды ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International