Татарстан спортчылары «Эшлекле хатын-кыз» Бөтенроссия мәдәни-спорт фестивалендә катнашты

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

3 марттан 5 мартка кадәр Мәскәү өлкәсенең «Огниково» күп функцияле спорт комплексы спорт корылмаларында «Эшлекле хатын-кыз» Бөтенроссия мәдәни-спорт фестивале узды.

Фестиваль программасында өстәл теннисы, йөзү, чаңгы, дартс, катнаш эстафета һәм волейбол буенча ярышлар узды.

Ярышларда Россиянең 10 төбәгеннән командалар катнашты.

Татарстан Республикасы командасы ТР Спорт министрлыгы, «Спартак-Татарстан» ФСО һәм ТР Волейбол федерациясе ярдәме белән волейбол буенча ярышларда ышанычлы рәвештә 1 урын яулады, барлык очрашуларда да җиңү яулады.

Йөзү буенча шәхси ярышларда Вера Әхмәтшина бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International