Баулыда «Сәламәтлек» клубының 20 еллыгына багышланган «Баулынефть» НГДУ призына теннис буенча Турнир узды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген универсаль спорт залында «Сәламәтлек» клубының 20 еллыгына багышланган «Баулынефть» НГДУ призына теннис буенча Турнир узды.

20 ел дәвамында Баулының «Сәламәтлек» клубы «өченче яшьтәге» кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә. Клубның оештыручысы һәм идея илһамчысы булып Якупова Валентина Сергеевна Баулы район ветераннар (пенсионерлар) Советы Президиумы әгъзасы тора.

Клубта катнашучыларны истәлекле дата белән район башлыгы Ильяс Гүзәеров котлады. Ул клубка «Сәламәтлек» нең Алга таба чәчәк атуын теләде һәм бүләк сертификаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International