3-5 март көннәрендә Яшел Үзәндә грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда Татарстанның 12 шәһәреннән 200 гә якын спортчы катнашты: Яшел Үзән, Казан, Чистай, Әлмәт һәм башкалар.
Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе, «Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Экзам Гобәйдуллин һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
«Көрәш-көчле, ихтыярлы һәм үз-үзенә ышанган кешеләр спорты. Бүген биредә республиканың төрле шәһәрләреннән бик күп катнашучыларның җыелуы бик яхшы. Ышанам, Сезнең һәрберегезне уңыш көтә! Мин сезгә җиңү һәм иң яхшысын телим!», - муниципалитет башлыгы катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар һәм аларның җитәкчеләре Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Беренчелектә җиңүчеләр исемлеге сылтама буенча бар.