Бүген, 12 мартта, Алексей Попов тәрбиясендәгеләр гандбол буенча Россия чемпионатында Ростовның «Дгту-Лидер» командасын 23:29 исәбе белән җиңеп, турнир таблицасында икенче урынны яуладылар.
Казан аждаһалары һөҗүмнәрне ышанычлы гамәлгә ашыра һәм пенальти кертә, очрашуның беренче яртысыннан соң таблода исәп 10:13 кунаклар файдасына. Икенче таймда ростовлылар хәлне төзәтә алмыйлар һәм артта калуны арттыралар гына. Матч Казан командасының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды — 23: 29.
Чемпионат кысаларында киләсе матчлар 25-26 мартта узачак. Бу юлы «Казан аждаһалары» Ростовның «Дгту-Лидер» командасы белән өй аренасында көрәшәчәк.