11-12 март көннәрендә Архангельскида бию спорты буенча брейкинг һәм брейкинг команда ярышлары спорт олимпия дисциплинасында рәсми Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышлар «Break Rumble» дәрәҗәле сериясенә карый, рейтинглы һәм ил җыелма командасын формалаштыруга йогынты ясый.
Татарстан Республикасы вәкилләре 2 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар.
19 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында «Брейкинг» олимпия дисциплинасында финалда Казан вәкилләре, илнең җыелма командасы әгъзалары, Европа чемпионнары: Нәҗип Миникаев (ZipRock) һәм Евгений Первушкин (Cheerito) очрашты. Ярышларда алтын медаль Евгений Первушкинга, көмеш медаль Нәҗип Миникаевка бирелде.
Шулай ук Евгений Первушкин «Illusion of exist» командасы составында 19 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «брейкинг-команда ярышлары» дисциплинасында җиңүче булды. Бу дисциплинада Казанның башка командасы уiginal people бронза алды, аның составында Нәҗип Миникаев, Альберт Хәкимов (Alik) һәм Александр Шаталов (Can) чыгыш ясады.
«10-12 яшьлек егетләр» номинациясендә көмеш медальне Андрей лапшинов (UNDR) яулый, ул шулай ук 10-15 яшьлек юниорлар арасында команда ярышларында бронза медаль иясе була. Андрей лапшиновтан тыш, Казан командасы өчен Әмир Закиров (Amur) һәм Урал Уразаев (Ural) чыгыш ясады.
Әлеге ярышлар безнең спортчылар сезонның төп стартында – 14-16 апрельдә Мәскәүдә узачак брейкинг буенча Россия чемпионатында катнашыр алдыннан соңгысы булды.