Татарстан көрәшчеләре – Роман Дмитриев исемендәге ирекле көрәш буенча халыкара турнир призерлары

2023 елның 14 марты, сишәмбе

9-13 мартта Якутскида юниорлар арасында ирекле көрәш буенча легендар көрәшче һәм тренер, Олимпия чемпионы Роман Дмитриев истәлегенә халыкара турнир узды. Саха Республикасы башкаласында 13 илдән 260 спортчы җыелган, шул исәптән Иран, Белоруссия, Һиндстан, Греция, Казахстан һ. б. катнашучылар, шулай ук турнирның призерлары Татарстан Республикасы спортчылары булды:

Ир – атлар зачетында Татарстан көрәшчеләре 3 бронза медаль яуладылар-Матвей Чмель (в/к 97кг), Демьян Макаров (В/к 65кг), шөһрәт Рәсүлев (в/к 79кг).

Шулай ук, турнир тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда Диана Антропова 53 кг авырлыкта җиңүче булды, ә Наталья Храменкова 59 кг авырлыкта 2 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International