Казанда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары башланды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

15-18 март көннәрендә бадминтон үзәгендә «бадминтон» дисциплинасы буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләрнең спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирда Мәскәү, Самара, Саратов, Новосибирск, Кострома, Архангельск, Калининград, Псков, Ульяновск өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Чувашстан Республикасыннан, Пермь, Краснодар, Приморье краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Татарстан Республикасыннан 70тән артык спортчы катнашачак.

Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда алты спорт классында узачак.

Турнирда Татарстан Республикасы исеменнән Олег Донцов (Казан), Павел Куликов (Казан), Илназ Гыйниятуллин (Буа районы), Светлана Никаншина (Кама Тамагы районы) һәм Динар Мифтахов (Кама Тамагы районы) чыгыш ясый.

Ярышлар программасы:

15 март 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр:

- ялгыз разряд, төркемнәр, 2 3 тур;

- парлы разрядлар, төркемнәр, 1 тур;

- катнаш парлы разряд, төркемнәр, 1 2 тур.

16 март 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр:

- ялгыз разряд, төркемнәр, 1/4 финал;

- парлы разряд, төркемнәр, 1 2 тур;

- катнаш парлы разряд, төркемнәр, 1 тур, 1/8 финал.

17 март 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр:

- ялгыз разряд, 1/2 финал, төркемнәр;

- парлы разряд, 1/2 финал, төркемнәр;

- катнаш парлы разряд, 1/4 финал, 1/2 финал.

18 март 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр:

- ялгыз разряд, финаллар, төркемнәр;

- парлы разряд, финаллар, төркемнәр;

- катнаш парлы разряд;

- бүләкләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International