«Ак Буре» 2007 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчесе.

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

11-12 мартта Нурлат шәһәренең «ЛЕДОК» ЛД-сында 2007 елда туган командалар арасында хоккей буенча ТР Беренчелегенең финал этабы узды.ярышлар 6 ай дәвам итте һәм иң яхшы 4 команда турнир финалында очрашты.

Командаларның йомгаклау хәле:
1 урын – «Ак Буре» (Казан шәһәре);
2 урын – «Чаллы»(Чаллы шәһәре);
3 урын – «Ледок» (Нурлат шәһәре);
4 урын – «Олимп» (Мамадыш шәһәре).

Ярышларның иң яхшы уенчылары:
Иң яхшы капкачы – Гусев Сергей (Ак Бүре)
Иң яхшы яклаучы – Топал Егор (Чаллы)
Иң яхшы һөҗүмче – Яруллин Альфис (Ледок)
Иң яхшы уенчы – Нугуманов Марат (Чаллы)

Призлы урыннарны алган командалар кубоклар, медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр, ә аерылып торган уенчылар ТР Хоккей федерациясеннән индивидуаль призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International