11 мартта Боз сараенда мөселман командалары арасында хоккей буенча традицион турнир узды. Ярышларда Арча, Әлмәт, Казан, Кукмара, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән командалар катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Казан Нуры» командасы, икенче урынны «Ихлас» Н. Чаллы командасы, беренче урынны «Хыял» Кукмара командасы алды.