Мөслимдә волейбол буенча иң көчлеләр кубогы уйнатылды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

11 мартта Мөслимнең «Яшьлек» спорт сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң көчлеләр Кубогына волейбол буенча ярышлар узды. «Иң көчлеләр кубогы» ярышлары Мөслим командалары арасында 5 ел үткәрелә. Көн дәвамында узган ярышларда 9 команда катнаша. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Ирләр арасында:

1 урын - Илтранс ;

2 урын - Илтранс-1;

3 урын - Илтранс-3.

Хатын-кызларда урыннар түбәндәгечә бүленгән:

1 урын - «Факел» командасы;

2 урын - «СОК Юность» командасы;

3 урын - «Исполком» командасыннан кызлар.

Иң яхшы уенчылар:

Фәрит Исламов;

Илнур Ибнеев;

Мирсәлихов Шамил;

Резеда Кондратьева;

Сания Касимова.;

Багауов Әмилә.

Җиңүче командалар грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр һәм спонсорлардан кубоклар белән бүләкләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International