17-22 март көннәрендә Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Дж. Фәйзи 2А) 15-16 яшьлек егетләр арасында «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирда 20 төбәктән 146дан артык катнашучы катнашачак. 32 командадан торган спортчылар 13 авырлык категориясендә көч сынашачак.
Тантаналы ачылыш 18 мартта 13:00 сәгатьтә була.
Ярышларның тулы программасы:
17 март
катнашучы командалар килү, урнаштыру.
13.00-17.00 - катнашучыларны кабул итү комиссиясе.
18.00-20.00 - командалар вәкилләре белән баш судьялар коллегиясе киңәшмәсе, ярышларда катнашучыларга жирәбә салу.
18 март
08.00-9.00 - катнашучыларны үлчәү
13.00 - ярышларны ачу тантанасы.
14.00-19.00 - барлык авырлык категорияләрендә алдан көрәш
19-21 март көннәрендә
08.00-9.00 - катнашучыларны үлчәү
13.00-19.00 - барлык авырлык категорияләрендә алдан, ярымфинал көрәшләре, бүләкләү
22 март
08.00-9.00 - катнашучыларны үлчәү
13.00-19.00 - барлык авырлык категорияләрендә финал көрәшләре, бүләкләү, ярышларны тантаналы рәвештә ябу.