«УРАМ» кунакларны көтә: ВМХ-фристайл буенча Россия Кубогының беренче этабы Казанда узачак

2023 елның 17 марты, җомга

Казан «парк» олимпия дисциплинасында ВМХ-фристайл буенча Россия Кубогының беренче этабында хуҗа булачак.

Россия Кубогын 25-26 мартта «УРАМ» экстрим-паркы кабул итәчәк. Шул ук срокларда Юниор һәм яшүсмерләр яшь категорияләрендә Бөтенроссия ярышлары узачак.

25 мартта рәсми күнегүләр (10:00-15:00 мск) һәм бу ике турнирның квалификация узышлары (15:00-19:00) узачак. Ә инде 26 мартта финаллар узачак: Бөтенроссия ярышлары кысаларында 11:40 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр, Россия Кубогы кысаларында 15:30 сәгатьтән хатын — кызлар, 16:00 сәгатьтән ир — атлар.

ВМХ буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Павел Костюков: «Россия Кубогы — 2023не Казанда"УРАМ" экстрим-паркында ачабыз. Быел әлеге турнир кысаларында барлыгы алты этап узарга тиеш. Казанда җыелма команда лидерлары Ирек Ризаев һәм Екатерина Круглованың катнашуы планлаштырыла. 13-14, 15-16, 17-18 яшь категорияләре өчен Бөтенроссия ярышлары узачак. Велосипед спортының бу тамаша дисциплинасында Россия Кубогы башлануын түземсезлек белән көтәбез».

Ярышларның туры трансляциясе Россия Велосипед спорты федерациясенең «ВКонтакте» рәсми төркемендә узачак: https://vk.com/fvsr_ru.

Ярышларга керү ирекле («УРАМ», Подложная урамы, 67б)

Ярышлар Россия Велосипед спорты федерациясе Ростех дәүләт корпорациясе һәм Россия вертолетлары АҖ партнерлары ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International