Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларына йомгак ясалды

2023 елның 18 марты, шимбә

Бүген бадминтон үзәгендә «бадминтон» дисциплинасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында спорт буенча Бөтенроссия ярышларына нәтиҗә ясадылар.

Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, республика спорт адаптив мәктәбе директоры Фәридә Сафиуллина, пар бадминтон буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры Дмитрий Варфоломеев, «Теннис академиясе» һәм «Бадминтон үзәге» УСК директоры Виталий Афанасьев һәм ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин катнашты.

Татарстан вәкилләре ярышларда 4 алтын һәм 4 бронза медаль яулады.

«Алтын»ны безнең команда тупланмасына Павел Куликов һәм Олег Донцов алып килде, бронза медальләрне Олег Донцов, Илназ Гыйниятулин һәм Светлана Никаншина яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International