14-19 мартта Санкт-Петербургта 19 яшькә кадәрге Россиянең шәхси-команда беренчелеге узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкилләре ярышларда призер булдылар.
Шәхси ярышларда спортчылар 4 бронза медаль яулыйлар. Степан Волков (Казан) һәм Илмир Хәйретдинов (Алексеевск районы) ир-атлар парлы разряды призерлары булдылар. Ир – атлар парлы һәм катнаш парлы разрядларда Нурислам Шәйхуллин (Алексеевск районы) пьедесталның өченче баскычына ике тапкыр күтәрелде.
Шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасы команда ярышларында өченче булды. Команда составына Нурислам Шәйхуллин (Алексеевск районы), Павел Пильщиков (Казан), Степан Волков (Казан), Илмир Хәйретдинов (Алексеевск районы), Нияз Галиханов (Кама Тамагы районы), Мария Серегина (Казан), Алена Плинер (Казан) һәм Полина Терехина (Казан) керде.