«Ледок» командасы яшь хоккейчыларның Бөтенроссия финал ярышларында җиңүчеләр «Алтын шайба»

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Узган ялларда Түбән Новгород өлкәсендә 2010-2011 елгы командалар арасында яшь хоккейчыларның «Алтын шайба» Бөтенроссия финал ярышлары узды.

Җиңү һәм турнирның алтын медальләре өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 16 команда көрәште. Әмма ярышларда Татарстан Республикасының «Ледок» командасы җиңде.

Финал матчында команда Свердловск өлкәсеннән «Горняк» командасына каршы уйный. Уен Татарстан хоккейчыларының 6:1 исәбе белән җиңүе белән тәмамлана.

Хәзер команда турнирның Супер-финалында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Нурлат командасыннан тыш, супер-финалда «Арктика» (Буа) һәм «Ак Бүре» (Казан) командалары уйнаячак.
Матчлар 15-19 майда Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International