19 мартта Байлар Сабасында Өстәл теннисы буенча XXI ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнирда 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк 225 спортчы ир – атлар, хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар катнашты.
Турнирның иң яхшы теннисчыларын котларга һәм бүләкләргә хөрмәтле кунаклар килде: ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм башкалар.
Иң көчле спортчылар арасындагы ярышларда Татарстан Республикасы спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:
Ялгыз разряд
1 урын – Арина Слаутина;
3 урын – Дамир Әхмәтсафин.
Парлы разряд
2 урын – Влада Воронина (Түбән Новгород өлкәсе)/Арина Слаутина (Татарстан Республикасы));
3 урын – Виталий Мурзин/Марат Солтанов (икесе дә Татарстан Республикасы).
Катнаш парлы разряд
3 урын-Марат Солтанов/Арина Слаутина.
Турнир призерларының тулы исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин.
Шулай ук Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.