15-18 март көннәрендә Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия Кубогы ярышлары узды. 16 мартта ярышларны ачу тантанасы булды, анда спортчыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР корэш һәм билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, шулай ук Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе президенты Рушан Рамазанов сәламләде.
Билбау көрәше буенча Россия Кубогында Россия Федерациясенең 25 төбәге катнашты, атап әйткәндә: Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Карача-Черкес Республикасы, Калмыкия, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Липецк, Владимир, Әстерхан, Түбән Новгород, Рязань, Ульяновск, Төмән өлкәләре, шулай ук Чечен Республикасы, Кабарда-Болгар, Удмурт республикалары һәм Ханты-Манси автономияле округы.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда урыннары түбәндәгечә бүленгән:
1 урын - Татарстан Республикасы;
2 урын - Башкортстан Республикасы;
3 урын - Карача-Черкес Республикасы.