16-20 март көннәрендә Череповецта (Вологда өлкәсе) «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында ХІ бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарының финал ярышлары узды.
Чарада Россия Федерациясенең 49 субъектыннан командалар катнашты. Барлыгы 724 кеше (629 катнашучы, 57 тренер, 38 вәкил). Шәхси зачетта, команда һәм гомумкоманда беренчелегендә медальләр уйнатылды.
Программага чаңгы узышлары, полиатлон, шахмат, шашка буенча ярышлар, спорт гаиләләре арасында ярышлар, шулай ук савучылар һәм механизаторларның өч көрәше кертелгән.
«Авыл халкы арасында иң зур уеннар сәламәт яшәү рәвешен сайлаган меңләгән физкультурачыларны берләштерә. Россиянең 49 төбәгеннән кунакчыл Череповецка килгән финал этабында катнашучылар үз көчләрен, осталыкларын, җиде төр ярышларда һәм һөнәри ярышларда җиңү теләген күрсәттеләр», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны Пермь крае командасы, икенче урынны Курган өлкәсе вәкилләре, өченче урынны Чиләбе өлкәсеннән коллектив алды.
Россия Федерациясе субъектлары арасында төркемнәр буенча гомумкоманда беренчелегендә авыл халкы санына бәйле рәвештә җиңүчеләр булдылар:
- Татарстан Республикасы (авыл халкы 800 меңнән артык кеше);
- Пермь крае (авыл халкы 800 меңгә кадәр кеше);
Удмурт Республикасы (авыл халкы 600 меңгә кадәр кеше);
- Кемерово өлкәсе-Кузбасс (авыл халкы 450 меңгә кадәр кеше);
- Курган өлкәсе (авыл халкы 350 меңгә кадәр кеше);
Коми Республикасы (авыл халкы 250 меңгә кадәр кеше);
Ямал-Ненец автономияле округы (авыл халкы 100 меңгә кадәр кеше).
Уеннарны оештыручылар булып Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Вологда өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы чыгыш ясый.
Авыл спорт уеннары күп еллар дәвамында авылны социаль үстерү, халыкның сәламәтлеген ныгыту, физик культураны һәм массакүләм спортны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.