Әмир Харисов Россиянең «Студентлар бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл лигасы» ассоциациясен җитәкли

2023 елның 21 марты, сишәмбе

21 мартта «Бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл Студентлар лигасы» ассоциациясе президиумының чираттан тыш гомуми утырышында яңа президент сайланды, ул Татарстаннан җәмәгать эшлеклесе Әмир Харисов булды.

Әмир Ренат улы Харисов Бөтенроссия бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе президиумы әгъзасы булып тора, шулай ук 2005 елдан РССС (Россия студентлар спорт берлеге) Башкарма комитеты әгъзасы булып тора. Озак вакыт дәвамында ул Татарстан Республикасында студентлар спортын актив үстерә: 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын оештыруда турыдан-туры катнаша, шулай ук спорт төрләре буенча студентлар спорт лигалары булдыру инициативасы белән чыга, хәзерге вакытта республикада алар тугыз. 

2014 елдан Әмир Харисов Татарстан Республикасының акробатик рок-н-ролл һәм заманча биюләр федерациясе президенты булып тора.

2015 елда аның инициативасы белән Казан акробатик рок-н-ролл буенча дөнья һәм Европа чемпионатын кабул итә, бу спортның әлеге төрен үстерүдә көчле этәргеч була. Киләсе елларда Казанда даими рәвештә сезонның иң әһәмиятле турнирлары уза, алар арасында: Россия чемпионатлары, Россия кубогы һәм башка зур бөтенроссия ярышлары. Акробатик рок-н-роллдан тыш, Федерация Әмир Харисов җитәкчелегендә республикада яңа олимпия дисциплинасын актив үстерә брейкинг (брейк – данс). Брейкинг буенча Татарстан җыелма командасы спортчылары хәзерге вакытта Россия, Европа чемпионатларында һәм башка дәрәҗәле дөнья стартларында җиңү яулаган Россия җыелма командасы лидерлары булып торалар.

Яңа вазифада Әмир Ренат улы студентлар спорты һәм бию юнәлешләре өлкәсендә уңышлы эш тәҗрибәсен берләштерергә планлаштыра. «Студентлар бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл лигасы» ассоциациясенең төп эш юнәлеше югары уку йортларында бию юнәлешләрен үстерү, шулай ук студентлар арасында ярышлар үткәрү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International