Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгының конференц-залында министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, министр урынбасары Илдар Садриев, Су спорт төрләре сарае директоры Альберт Баһаутдинов һәм башкалар катнашында спорт ветераннары советының чираттагы утырышы узды.
Очрашу кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр арасында спортның торышы һәм үсеш перспективалары, спорт ветераннарына ярдәм һәм спорт музеен булдыру турында доклад белән Мамадыш һәм Яшел Үзән районнары спикерлары чыгыш ясады. Шулай ук очрашу кысаларында катнашучылар ТР спорт ветераннары Советы сайтын булдыру мәсьәләсенә дә тукталдылар.